Әлмәттә “тәпи йөрүче” автобус барлыкка килгән

2016 елның 7 октябре, җомга

Әгәр дә аны урамда күрсәгез, игътибарлырак булыгыз.

Җәяүле автобус, чынлыкта, транспорт чарасы түгел, ә бәлки юлда йөрү кагыйдәләрен тормышта куланырга өйрәнүче балалар акциясенең исеме. Шәһәребезнең Риза Фәхретдин исемендәге гимназия укучылары Ленин урамы-Төзүчеләр проспекты боҗрасыннан “Нефтьче” мәдәният сараена чаклы җәяү барып, юлда очраган һәр билгене тикшереп-өйрәнеп, ЮХИДИ инспекторларының сорауларына җавап бирделәр.

Чыганак: "Әлмәт таңнары" газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International