Россия мәктәпләрендә психология дәресләре кертеләчәк

2016 елның 7 октябре, җомга

Россия мәктәпләрендә Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре (ОБЖ) кысаларында психология дәресләре кертеләчәк, дип белдергән Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы баш психиатры Зураб Кекелидзе.  Бу хакта «Интерфакс» яза.

Кекелидзе билгеләп үткәнчә, психология 3–11 сыйныфларда укытылачак, ә укытучылар балалар һәм яшүсмерләр психологиясе нигезләре буенча курслар узачак.

"Балаларга кеше психологиясен, яшүсмер чорын, беренче мәхәббәт гел яхшы тәмамлана алмавын, 13-14 яшьтә бала табарга ярамавын белергә кирәк. Бу әйберләрне белү зарур, әмма, кызганычка каршы, күпләр аны белми", - дигән ул.

Аның сүзләренчә, мәктәпләрдә укучыларның 40 проценты арасында мәктәп дезадаптациясе, 70 процентында психик тайпылыш теркәлгән.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин мәктәпләрдә рухи-әхлакый культура гомуми курсларын кертү ихтыяҗы турында белдергән иде.

"Татар-информ" МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International