Түбән Мактама музее белән бистәдәге 1 нче мәктәп “Безнең кино” исемле чара оештырды.
Өлкән сыйныф укучылары янына Әлмәт дәүләт драма театры артисты, “Ак чәчәкләр” фильмында хирург Мансур ролен башкарган Динар Хөснетдиновны да чакырдылар. Чара кинодан өзек караудан башланды. Кунак укучыларга үзенең балачагы, үсмер, студент еллары турында сөйләде, аларның сорауларына җавап бирде. Артист шигырьләр укып та сокландырды.