Әлмәттә “Опека” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тагын бер үзәк ачылды

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

“Авыл перспективасы” проектын тормышка ашыру кысаларында  Әлмәт “Опека” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә “Волонтер” ресурс үзәге ачылды. 

Әлмәтнең 50 дән артык студент һәм укучысы үзәк ачу тантанасында тренингларда, дискуссияләрдә актив катнашты, фикерләре белән уртаклашты, киләчәктә тормышка ашырылачак акцияләрне тикшерде.
 

"Әлмәт таңнары" - Татмедиа

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International