Әлмәттә иҗтимагый ошмалар эшчәнлеге турында сөйләштеләр

2016 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген район башкарма комитетында Әлмәт муниципаль районы иҗтимагый советы утырышы һәм “Әлмәт муниципаль районында миграцион сәясәтне гамәлгә ашыру, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне камилләштерү турында” түгәрәк өстәл узды.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары а Алексей  Грушин  Әлмәт районында 39 иҗтимагый оешма теркәлгәнлеге һәм аларның эшчәнлеген тәртипкә салу кирәклеге турында сөйләде.

Әлмәт “Татарстан халыклар ассамблеясы”ның яшьләр бүлеге җитәкчесе Давид Степанян милләтара мөнәсәбәтләрне җайга салуда ассамблеяның яшьләр төркемменең башкарган эшләре турында бәян итте.

Мәгариф идарәсе урынбасары  Римма Хәлимова мигрант балаларның белем алу хокукларын тормышка ашыру турында хисап тотты.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International