Ел ярым вакыт элек башкарма комитетлар, бинаны куллануга тапшырганнан соң биш көн дәвамында документларны тутырып, аларны кадастр палатасына юлларга тиешлеге турында канун кабул ителгән иде. Шул рәвешле күчемсез милек объекты хуҗасы аны кабат теркәргә тиеш булмый. Ләкин бу эш байтак вакты җайга салынмыйча торды. Шулай да соңгы арада бу өлкәдә боз кузгалды. Соңгы өч айда кадастр палатасына башкарма комитетлардан 926 рөхсәт кәгазе кабул ителгән. Ләкин аларның 36сы гына кадаст исәбенә куелган, чөнки калганнарында хаталар табылган.