22-25 нче сентябрьда Биектау районы Крутушка бистәсендәге «Байтик» балалар сәламәтләндерү лагеренда «Форпост» мәктәпләр, студентлар, эшчеләр иҗтимагый тәртип саклау оешмаларының XVI Республикакүләм спартакиадасы узды.
Спартакиадада республикабызның төрле шәһәрләреннән 18 команда катнашты. Әлмәт өчен Әлмәт физкультура колледжы студентларыннан торган 6 кешелек команда чыгыш ясады.
Безнең егтеләр һәм кызлар җиңел атлетикада һәм Калашников атоматын сүтеп җыюда - 1нче, мини-футбол, волейбол, канта тартышуда – 2нче, гомум физик әзерлектә – 3нче урынга ия булдылар.
Спартакиада нәтиҗәләре буенча Әлмәт командасы икенче гомумкоманда урынга ия булды.