Аукцион сатулар турында мәгълүмат

2016 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

Әлмәт муниципаль районы  башкарма комитеты  муниципаль милекне шәхси милеккә сату буенча 2016 елның 27 нче октябрена  билгеләнгән  аукцион сатулар хакында хәбәр итә.

Сатуга  Түбән Мактамада урнашкан котельный бинасы, өч бүлмәле ике фатир, Рус Акташында урнашкан 2 административ бина куела.

Аукционда катнашу өчен гаризалар  Әлмәт шәһәре, Тукай урамы, 9 а йорт, 2нче кат, 1нче тәрәзәдә 2016 елның 30нчы сентябреннан  24нче октябрена кадәр  кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон: 8(8553) 43-86-78.

Килешү үрнәге sale.zakazrf.ru электрон мәйданчыгында һәм www.almetyevsk.tatar.ru. Әлмәт муниципаль районының рәсми сайтында “Булачак аукционнар һәм бәйгеләр турында”  бүлегендә урнаштырылган.

Әлмәт муниципаль районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International