Әлмәт музыка колледжы яңа концерт сезонын ача.
29 сентябрьдә 18:00 сәгатьтә Әлмәт музыка колледжының акт залында Өлкәннәр көне һәм Бөтендөнья музыка көнен бәйрәм итүгә багышланган концерт үтәчәк. Концертта атказанган мәдәният эшчесе Виктор Цветков идарәсе астында халык инструментлары оркестры, җырчылар-инструменталистлар һәм вокалистлар катнашачак.