Быел Әлмәттән 100 артык кеше хаҗ гамәлен үтәгән

2016 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Бүген Әлмәт шәһәренең Р.Фәхреддин исемендәге үзәк мәчетендә хаҗилар белән түгәрәк өстәл үтте. Әлеге чарада “ТР МДН ХАҖ”ның  Әлмәт районы вәкиле, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе урынбасары Исмәгыйл хәзрәт Биккинин катнашты. Ул 2016 ел хаҗ сәфәре нәтиҗәләре хакында сөйләде.

Исмәгыйл хәзрәт фикеренчә, быел изге сәфәр аеруча тыныч үткән, Согуд Гарәбстанында Татарстан мөселманнары катнашында бернинди хәвеф-хәтәр дә теркәлмәгән. “Быел хаҗиларның иминлеген булдыру өчен күп кенә йолаларны үтәгәндә  кагыйдәләр көчәйтелде. Мәсәлән, таш ату йоласын башкару өчен һәр илгә аерым вакыт билгеләделәр, - дип хәбәр итте Исмәгыйл хәзрәт. Быел Гарәфә, Минә үзәннәрендә һәм башка җирләрдә хаҗилар өчен ашату-эчертү оештырылган.

Шулай ук түгәрәк өстәлдә Әлмәт хаҗилары Әминә Нурхаметова, Гөлназ һәм Фатыйма Хөснетдиновалар катнашты. Алар үзләренен хаҗ хәтирәләре белән уртаклаштылар. Хаҗ сәфәрендә нинди авырлыклар очрый дигән сорауга алар: “Хаҗ гыйбадәтен үтәгәндә авырлыклар булырга тиеш. Биредә кеше милке, тәне, саулыгы, йөрәге һәм җаны белән Аллаһка гыйбадәт кыла”, - дип  әйттеләр. Быел Әлмәттән 100 артык кеше хаҗ гамәлен үтәгән, алар барысы да исән-имин туган якларына кайтып җиткәннәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International