Әлмәт Сәламәтлек үзәгендә өлкәннәр өчен ачык ишекләр көннәре

2016 елның 27 сентябре, сишәмбе

Һәр кеше өчен профилактика һәм индивидуаль эш мисаллары сәламәтлек саклау өлкәсен яхшырту һәм төрле юнәлешнең күрсәткече булып тора. Сәламәт тормыш алып баруның тулы системасын булдыру буенча эшне Әлмәт медицина профилактикасы үзәге алып бара.

Өлкәннәр декадасында монда Ачык ишекләр көннәре үтә.  

Шәһәр ветераннар советы бүген, 27 сентябрьдә, бөтен состав белән диярлек комплекслы медицина тикшерүенә килде. Баш табиб вәкилләрен башкаручы Анвар Абдулов бөтен әлмәтлеләрне 3 номерлы поликлиникасының 7-нче катта урнашкан Сәламәтлек үзәгенә чакыра. 

Үзәктә йөрәк-кан тамырлары һәм сулай системасын тикшерәләр, скрининг - психофизиологик һәм соматик сәламәтлек дәрәҗәсен бәяләү, электрокардиограмма, холестерин һәм глюкозага кан анализлары, авыз, күзләрне тикшерү, тән составын билгеләү, тубык-иңбаш сөяген үлчәү ясала.

Монда һәрберсе үз физик формасын һәм организм хәлен бәяли, диетолог белән ашау-эчүне анализлау, гомер дәвамлыгын арттыру турында белә алалар. 

Лилия Сабитова, АМР Сәламәтлек идарәсе матбугат-хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International