Әлмәт театрында 72 нче сезон: казанышлар һәм яңа проектлар

2016 елның 27 сентябре, сишәмбе

Әлмәт татар драма театры соңгы берничә елда, гомумән, яңа форматта, яңа дулкында яши. Әлеге коллектив нефтьчеләр башкаласының гына түгел, Татарстан һәм читтә яшәүче меңәрләгән милләттәшләребезнең рухи ихтыяҗларына, таләпләренә җавап бирерлек иҗат мәйданында кайный. 71 нче сезон ачылганнан бирле бер генә көнгә дә тукталмаган эшчәнлекнең нәтиҗәләре - ирешелгән казанышлар һәм тамашачыларга бик күп онытылмас мизгелләр вәгъдә иткән яңа проектлар.

20 сентябрь көнне Әлмәт драма театрының кызыл залында театрның директоры Фәридә Исмәгыйлова һәм артистлар белән узган матбугат конференциясендә сүз әнә шул хакта барды.

Әлмәт театры коллективында 71 нче сезон ахырында булган мөһим вакыйгаларның берсе, Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан республикасының халык артисты Камил Вәлиев һәм ТР атказанган артисткасы Луиза Солтанованың "Тантана" республика театраль премиясе бәйгесенең "Намус һәм абруй" номинациясенә, Мәдинә Гайнуллинаның "Икенче планда уйналучы иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә җиңү яулавы. Май ае исә театр дөньясында иң абруйлы чараларның берсе булып саналган "Радуга" XVII Халыкара театраль фестивалендә, июнь ае IV Халыкара "Нәүрүз" фестивалендә катнашу белән характерлы. Б.Брехтның "Бистә фәрештәсе" спектакле фестивальдә катнашучылар тарафыннан бик җылы кабул ителгән.

Сентябрь аенда "Театр. Чехов. Ялта." дип исемләнгән VIII Халыкара театр сәнгате фестивалендә катнашу, Иран, Германия, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләренең танылган коллективлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясау, абруйлы комиссия әгъзалары белән аралашу, артистлар үзләре билгеләп узганча, олы тормыш һәм иҗат мәктәбе, яңа тәҗрибә мәйданы булган.

Әлеге фестивальдән дә Әлмәт театры "За эффектное пластическое решение" номинациясендә җиңеп "Бәллүр фронтон" белән кайтты. Бүләкне танылган театр тәнкыйтьчесе, фестивальнең жюри әгъзасы Марина Тимашева тапшырган.

Фәридә Исмәгыйлова билгеләп узганча, Әлмәт театр коллективының сәяхәтләре әле моның белән генә чикләнми. Матбугат конференциясе тәмамлануга, труппа 23-27 сентябрь көннәрендә Барнаул шәһәрендә узачак В. Золотухин исемендәге II Бөтендөнья яшьләр театраль фестивалендә катнашу өчен юлга кузгалды.

Инде 72 нче сезон ачылышына килгәндә, ул быелгысы елны премьераларга аеруча бай булачак. Фәридә Бәгыйсовна сүзләренә караганда, тамашачылар хөкеменә тәкъдим ителәчәк 8 спектакльнең өчесен октябрь аенда ук карарга булачак.

Сезон Аяз Гыйләҗевның " Кар астында кайнар чишмә" әсәре сезонның беренче премьерасы булачак. Гасырлар дәвамына сузылган аталар һәм балалар проблемасы торган саен кискенләшә. Тәрәкыять, глобальләшү, кыйммәтләр үзгәрү буыннар арасындагы упкынны тирәнәйтә генә. Аяз Гыйләҗевның "Кар астында кайнар чишмә" әсәрендә бер мәхәббәт тарихын шул кешелекнең үзе кебек үк борынгы бәхәстән башлый.

14-15 октябрь көннәрендә яшь драматург Равил Сабырның "Сигезле бию" спектакле куелачак. Әсәрнең төп герое Ләйлә сөеклесе Роберттан шалтырату көтә, ләкин анысы телефонын сүндереп үк куйган. Шәһәр читендәге бер фатирда җыелган ханымнар яшьлек хаталары, ялгызлыклары турында сөйләшәләр. Аларны бер хыял берләштерә - бәхетле булу.

31 октябрьдә тамашачылар режиссер Эдуард Шахов куйган "Кибет" спектаклен карый алачаклар. Пластик биюләр, психологик кичерешләр белән баетылган бу әсәрдә яшь казах кызы Карлыгач үзенең ничек итеп Мәскәү кибетендә булуы турында сөйли, дөньяга булган карашлары белән уртаклаша.

Чираттагы премьера, Ярослава Пулинович әсәре буенча куелачак "Син кайда идең?" әсәре. Ул Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Наилә Нәҗипованың бенефис спектакле буларак куела.

Театрның җитәкчесе билгеләп узганча, төрле формат һәм яссылыкта эшләү ул заман таләбе. "Татнефть" җәмгыятенең "Рухият" рухи-яңарыш фонды белән берлектә гамәләгә куелган Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр тапшыру тантанасы, яңа китаплар презентациясе коллективның үзе өчен дә, тамашачылар өчен дә көтеп алынган бәйрәм.

Нәни тамашачылар да игътибардан читтә калмый. Бөек Тукайның 130 еллыгы кысаларында сәхнәгә куелган "Шүрәле -шоу" кыска гына вакыт эчендә Әлмәт балаларының иң яраткан спектакленә әверелгән. Театр труппасы балалар бакчаларында да һәрвакыт көтеп алынган кунак. Фәридә Бәгыйсовна сүзләренә караганда, киләчәк проектларның берсе нәкъ менә өч яшькәчә кадәрге балалар һәм аларның әниләре өчен планлаштырыла.

"Әлмәт тамашачысын тәрбияләү мөмкин булдымы, театрга йөрүчеләр саны арту күзәтеләме? - дигән сорауга Фәридә Исмәгыйлова болай дип җавап бирде. - "Тамашачыларны тәрбияләү дәвамлы процесс. Без, беренче чиратта, бүгенге балалар, яшьләр белән эшләргә тиешбез. Шулай булмаса, театрның киләчәге юк. Бүгенге көнне анализлаганда исә, соңгы берничә елда касса һәм электрон билетлар сату 10 проценттан 30 процентка кадәр артты."

Бу, әлбәттә, куанычлы факт. Тик үз шәһәрендә татар дәүләт драма театры булуын һәм анда атна саен яңадан-яңа спектакльләр куелуын, бер -ике генә сәгатькә булса да дөнья мәшәкатьләреннән арынып рухи ял итү өчен бөтен мөмкинлекләр булуын күпләр әле дә аңлап бетерми.

Хөрмәтле әлмәтлеләр, 72 нче сезонга рәхим итегез, Тукай әйткәнчә, театр яктылыкка, нурга илтә.

Фәрдия Хәсәнова, "Әлмәт хәбәрләре"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International