Бүген Әлмәт Торак сәясәте һәм ТКХ департаменты үткәрүче традицион конкурс кысаларында шәһәр ишегалды территорияләрен чираттагы карау чарасы үтте. Конкурслы комиссия Төзүчеләр урамының 35 номерлы йортта яшәүче Дамира Сабитованың балконын карадылар.
Шевченко урамының №140 йорты янындагы клумбалар - «Яшьлек» ҖЧҖ урам себерүче Светлана Леонтьеваның аерым горуры.
Конкурслы комиссия Ленин урамында №113 , Тимирязев урамындагы №17, 15 йортларында да булдылар.
- Шәһәр парадлы урамнарда гына түгел, әмма ишегалды урыннарында да матур булырга тиеш. һәр елны күбрәк кеше ишегалды һәм йорт алды участокларны матурайту ярышларына кушылалар. Ишегалды территорияләрен карау дәвам итәчәк, конкурслы комиссия фотоальбомнарны карачак, иң яхшы һәм матурлары җиңәчәк,- дип Торак сәясәте һәм ТКХ департаментының программаларны үстерү һәм проектларны тикшерү бүлегенең башлыгы Оксана Миронова билгеләде.
Резеда Исмагилова, "Әлмәт хәбәрләре" гәзиты