Бүгенге көнгә Әлмәт районында 41 меңнән артык гектар җир эшкәртелде. Әлмәт муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Наиль Усманов билгеләгәнчә, җирне эшкәртү алдагы уңыш өчен аслам булып тора һәм аны 1 октябрьгә кадәр бетерергә кирәк. Шулай ук 16 мең гектар территориясендә уҗым культуралары утыртылды.
Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте