Әлмәттә 24 сентябрьдә профсоюзларның һөнәри бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр.
Тантана шәһәр паркында 11 сәгатьтән башланып китә. Әлмәтлеләргә һәм калабыз кунаклары игътибарына танылган артистлар һәм симфоник оркестр чыгышлары, күңел ачу һәм спорт программалары, лотерея уены тәкъдим ителә. Бәйрәмдә яраткан җырчыбыз Ришат Төхфәтуллин белән Владимир Васильев та катнаша.
"Әлмәт таңнары" - Татмедиа