21-22 сентябрьдә Лениногорск муниципаль районының “Лениногорская” агрофирмасы" ҖЧҖ базасында республикакүләм сабанчылар конкурсы узачак. Аның максаты - механизаторларның профессиональ осталыкларын камилләштерү, авыл хуҗалыгы өлкәсендә тракторчы-машинист һөнәрен популярлаштыру.
Ярышларда яхшы күрсәткечләргә ия район конкурсларында җиңүчеләр һәм алдынгы механизаторлар катнашачак. Әлмәт районыннан әлеге бәйгедә "Н.Е.Токарликов" исемендәге АҖ дә эшләүче Вячеслав Павлов катнашачак.
Конкурста сөрү вакыты һәм сыйфаты бәяләнәчәк. Катнашучылар бертөрле сукалар белән җиһазланган сөрү агрегатларында ярышачак.
Ярышларда җиңүчегә кыйммәтле бүләк тапшырылачак. Шулай ук иң оста җир сөрүче 2017 елда Россия сабанчылар конкурсында Татарстан Республикасы данын яклау мөмкинлеген алачак.