Айрат Хәйруллин: « Район җитәкчелегенең бурычы– яшәү, эшләү һәм уку өчен уңайлы шартлар булдыру»

2016 елның 17 сентябре, шимбә

 Район башлыгы Айрат Хәйруллин бүген Яңа Кәшер сәламәтләндерү мәктәп – интернатында булды һәм авыл халкы белән очрашты.

Башта район башлыгы капиталь ремонт ясалган мәктәп – интернатта булды. Әлеге мәгариф учреждениесендә республикадан бирелгән средстволар хисабынан 23,068 миллион сумлык ремонт ясалган. Республиканың капиталь ремонт программасына киләсе елга Әлмәт районының 8 мәктәбе кергән.

Яңа Кәшер халкы белән очрашу вакытында көнүзәк булган күп мәсьәләләр күтәрелде. Район башлыгы авыл җирлегенең бик актив булуын, барлык республика һәм федераль программаларда катнашуын ассызыклады. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгыннан башка авылны үстереп булмаячагын, бу юнәлештә эшне активлаштырырга кирәклегенә басым ясады.

Тәрҗемә: “Альметьевский вестник”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International