Айрат Хәйруллин: « Һәр кеше кайгыртучанлык тоярга тиеш»

2016 елның 17 сентябре, шимбә

 Капиталь ремонтланган йортларны ачу дәвам итә. Шушы көннәрдә генә Түбән Мактама бистәсенең Достоевский урамы , 16 нчы йортта яшәүчеләр өчен шатлыклы вакыйга булды. Аларны тәбрикләргә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин да килгән иде. “Йортларны капиталь ремонтлау программасы дәвам итә һәм ул яшәү нормасы булырга тиеш,” –диде район башлыгы.

Түбән Мактама бистәсендә капиталь ремонт программасы алып барылган 8 ел вакыт эчендә 30 торак йорт капиталь ремонтланган, 527 гаилә яшәү шартларын яхшырткан.

Тәрҗемә: “Альметьевский вестник”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International