Сайлау көнне әлмәтлеләрне кызыклы программа көтә

2016 елның 16 сентябре, җомга

18 сентябрь, сайлау көнне сайлау участогына килгән һәркем браслет алачак. Бу аксессуар ияләрен бик күп кызыклы һәм мавыктыгыч чаралар көтә. Браслетлар ярдәмендә автобусларның барлык маршрутларында да бушлай йөрү каралган. Татарстан нефтьнең 60 еллыгы исемендәге практа браслеты булганнарга икенче билетны бушлай алырга мөмкин. Көн дәвамында Нефтьче мәдәният сарае каршындагы мәйданда, “Шәмсенур”, “Яшьлек” паркында төрле күңел ачу чаралары оештырыла. Кичке тамаша Айдар Галимов һәм Дима Билан концерты белән тәмамланачак.

Тәрҗемә: “Альметьевский вестник”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International