Әлмәттә беренче курс студентлары бәйрәме узды

2016 елның 16 сентябре, җомга

Әлмәттә  беренче курс  студентлары  бәйрәме  булып узды.  Мәртәбәле  кунакларны  яшьләр музыкаль флешмоб  белән  каршы алдылар. Тантаналы чарага кадәр  район башлыгы  Айрат Хәйруллин  фойеда  урын алган күргәзмә белән танышты. Биредә  шәһәрнең югары һәм урта уку йортлары үзләренең фәнни, техник  һәм  иҗади  потенциалларын  күрсәттеләр. “Максатчан булу, яхшы белем алу, актив тормыш позициясе  һәр яшь кеше өчен  мөһим булган сыйфатлар, ”– дип  билгеләп  узды  район  башлыгы.

 Бәйрәмнең  рәсми өлеше укуда һәм иҗтимагый  эшчәнлектә  зур уңышларга ирешкән  аспирант   һәм  студентлар  район башлыгының махсус стипендияләрен    тапшыру белән төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International