“Әлмәт коррупциядән башка” циклы тапшырулар программасы кысаларында "Желанное радио 90,5 FM" да һәрдаим тапшырулар үткәрелеп тора. Туры эфирда сөйләшү җитәкчеләргә халыкны борчыган сорауларны тирәнтенрәк аңларга, нинди проблемаларны кичекмәстән хәл итәргә кирәклеген белергә ярдәм итә.15 сентябрь көнне “Кайнар линия” программасында Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының Әлмәт районы буенча идарә җитәкчесе Головина Вера Ростиславовна чыгыш ясады. 60 минут дәвамында ул әлмәтлеләрдән килгән 20 дән артык сорауга җавап бирде. Программаны район башлыгының коррупциягә каршы көрәш сәясәте буенча киңәшчесе Ленар Вәлиев алып барды.
Тәрҗемә: “Альметьевский вестник”