Бүген Түбән Мактама бистәсендә халыкның күптән көткән бәйрәме – Бөек Ватан сугышында һәм кайнар нокталарда һәлак булганнарга, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына мемориаль комплекс ачылды. Тантаналы митингта район башкарма комитеты урынбасары Алексей Грушин, “Татнефть” компаниясе генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, ветераннар, мәктәп укучылары һәм Мактама халкы катнашты.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы билгеләп үтелгән 2015 елда Түбән Мактама халкы соравы буенча мемориаль комплекс төзү турында карар кабул ителә. Хәрби комиссариат аша РФ Оборона министрлыгына хәрби техника бирүләрен сорап хат язалар. Шулай итеп, мактамалыларга Т-64Б1 танкы бирелә. Мемориаль комплексның проект һәм төзелеш эшләре “Татнефть” җәмгыятенең финанс ярдәме белән тормышка ашырыла. Чыгыш ясаучылар мактамалыларның үз тарихларына бик игътибарлы булуларын билгеләп үттеләр.