Ямашида участковый өчен административ-торак комплекс ачылды

2016 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Әлеге чарада Татарстанның Эчке эшләр министры урынбасары баш тикшерү идарәсе начальнигы, юстиция генерал-майоры Владимир Изаак катнашты.

Яңа комплекстан һәм “Нива” автомобиле ачкычлары биредә участковый булып эшләүче полициянең кече лейтенанты Илгиз Сәлаховка тапшырылды.  Илгиз Сәлахов шушы тирәдәге 10 торак пунктка хезмәт күрсәтә. Административ-торак комплексын төзү өчен республика бюджетыннан 3 миллион сумнан артык, җирле бюджеттан 910 мең сум бүлеп бирелгән. Әлеге республика программасы эшли башлаганнан алып районда шундый 8 комплекс куллануга тапшырылды инде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International