Әлмәтнең олимпия резервы мәктәбе укучылары бай медаль уңышы җыйды

2016 елның 14 сентябре, чәршәмбе

СССР һәм РСФСРның атказанган тренеры истәлегенә багышланган традицион грек-рим көрәше буенча ярышлар 8–10 сентябрь көннәрендә Уфа шәһәрендә узды.

31 нче тапкыр уздырылган ярышларда Россиянең барлык төбәкләреннән дә спортчылар катнашты. Әлеге бәйгедә Әлмәт данын яклап балалар –яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Родион Саматов чыгыш ясады һәм 59 кг үлчәүдә җиңүче булып танылды. 10 сентябрь көнне Актүбә бистәсендә узган ярышларда Әлмәттән 17 спортчы катнашты һәм аларның күбесе уңышлы чыгыш ясап призлы урыннарга чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International