Әлмәтлеләрнең тешләрен бушлай тикшерәчәкләр

2016 елның 13 сентябре, сишәмбе

Әлмәт шәһәр стоматология поликлиникасында әлмәтлеләрне бушлай тикшерелергә чакыралар.

Бу чара «Авыз куышлыгындагы шешләрне диагностикалау» уникаль проекты кысаларында Чехов урамындагы поликлиникада 24 сентябрьдә узачак.

Акция Онкологик авыруларга каршы көрәш елына багышланган. Ул иртәнге 9 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Тикшерелергә 32-34-84 телефоны аша эш көннәрендә 9.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр алдан язылырга кирәк.

"Әлмәт таңнары" - Татмедиа

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International