Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов катнашында узган киңәшмә вакытында төзелеш һәм торак – коммуналь хуҗалык өлкәсендәге эшчәнлеккә анализ ясалды. Рәсми мәгълүматлар буенча, январьдән сентябрьгә кадәр төзелеш объектларында 21 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, шуларның 13 е кеше үлеме белән тәмамланган. Булган җитешсезлекләргә карамастан, төзелеше программасы үтәлә, мәктәп, балалар бакчалары, ресурс үзәкләрендә ремонт эшләре төгәлләнү алдында. Видеоконференциядән соң район башлагы Айрат Хәйруллин предприятие һәм учреждение җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды. Сүз көзге культураларны җыеп алу, терлекләрне кышлатуга әзерләү, азык берәмлеге белән тәэмин итү хакында барды. Очрашуда күп катлы йортларны ремонтлау, йортларда җылылык бирүгә кагылышлы мәсьәләләр дә каралды. Район башлыгы , җылылыкны һава торышына карап оештыру кирәклегенә басым ясады.