2016 елның 15нче апреленнан пенсионерларның комьютерда эшләргә өйрәнүдәге уңышларын барлаган “Интернетка рәхмәт- 2016” II Бөтенроссиия бәйгесенә эшләр кабул ителә башлады.
Бәйге «Ростелеком» җмгыяте тарафыннан Россия Пенсия фонды һәм россия электрон мөгамәләләр ассоциациясе ярдәмендә пенсионерларны, инвалидларны электрон дәүләт социаль хезмәтләрдән файдаланырга өйрәтүне популярлаштыру максатыннан оештырыла.
Материаллар электрон рәвештә генә www.azbukainterneta.ru сайты аша кабул ителә.
Бәйге 2016 елның 15нче апреленнан 9нчы октябрена кадәр үткәрелә.
Тулырак мәгълүмат http://azbukainterneta.ru/konkurs сайтында урнаштырылган.
Барлык сорауларны konkurs@azbukainterneta.ru интернет адресына җибәрергә була.