Әлмәттә « Яшел фитнес» дәвам итә

2016 елның 9 сентябре, җомга

“Яшел фитнес” - үз эченә фитнесның яңа төрләрен һәм мәдәни күңел ачу чараларын алган яңа проект. Ул нефтьчеләр һәм район җитәкчелеге ярдәме белән гамәләгә куелды. Җәй дәвамында Әлмәтнең биш урынында : шәһәр паркы һәм күле, «Яшьлек», «Шәмсенур» паркларында узды һәм әлмәтлеләрнең иң яраткан шөгыленә әверелде. Әлмәтлеләр саф һавада фитнес белән шөгыльләнделәр, төрле биюләр, зумба, йога, каланетиканы үз итүчеләр дә шактый булды. Район җитәкчелеге тарафыннан “Яшел фитнес” проектын сентябрь аенда да дәвам итү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International