Заман таләпләре бүгенге көндә татар телен укыту процессында зур үзгәрешләр кертү мөһимлеген ассызыклый. Укытучылар алдында телне саклап калу гына түгел, балаларда аны өйрәнүгә кызыксынуны арттыру бурычы да тора. Бу укытучылардан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заманча югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә. Әлмәт муниципаль районы педагогларының август киңәшмәсе кысаларында Риза Фәхреддин исемендәге гимназиядә узган киңәшмә вакытында сүз нәкъ менә шул хакта барды.
Очрашу район һәм шәһәр мәктәпләре, мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренең татар теле белгечләренә көнүзәк булган проблемалар хакында ачыктан - ачык сөйләшергә мөмкинлек бирде. Киңәшмә эшендә "Альметьевский вестник"-"Әлмәт хәбәрләре" газетасының баш мөхәррире, "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова, Риза Фәхреддин мемориаль музее директоры Диләрә Гыймранова катнашты.Яңадан шунысы игътибарга лаек, Әлмәтнең татар телчеләре беренче тапкыр рәсми җыелышка милли баш киемнәре-калфаклардан килделәр.
Мәгариф идарәсе җитәкчесенең милли мәсьәләләр буенча урынбасары Сиринә Җиһаншина чыгышында билгеләп үтелгәнчә, 2012 елдан башлап Әлмәт муниципаль районы балалар бакчаларында балаларны ике дәүләт теленә өйрәтүдә укыту-методик комплектлар ярдәмендә җанлы эш системасы булдырылган. Заман таләпләре белән бергә тәрбияченең системада тоткан урыны, аңа карата булган таләпләр дә үзгәргән. Районда эшләп килүче 91 балалар бакчасының 25 ендә милли тәрбия бирелә. Шәһәрнең 36 рус телле балалар бакчасының 59 милли төркемендә татар телендә белем һәм тәрбия бирү эше алып бара.
Бүгенгесе көндә шәһәр шартларында туган телен онытып барган татар баласында милли үзаң тәрбияләү гади генә мәсьәлә түгел. Кызыксындыру чаралары да төрле форматта үтә: татарча мультфильмнар иҗат итү студияләре эшчәнлеге, туган телдә түгәрәкләр оештыру, чит төбәкләрдәге татар балалары белән аралашу, иҗади сәләтләрен арттыру максатыннан зур сәхнәгә алып чыгу, бакчаларда 3 телдә аралашучы төркемнәр оештыру һ.б. Мәгариф идарәсе инициативасы белән оештырылган татар телендә чыга торган балалар матбугатына язылу акцияләре әти- әниләр, педагоглар тарафыннан да зур яклау таба, уңай нәтиҗәләр бирә.
Мәгариф идарәсе тарафыннан, приказ нигезендә территориаль бүленешне исәпкә алып балалар бакчалары мәктәпләргә беркетелгән. Мәктәпкә киткән һәр баланың телне үзләштерү юнәлешендә юл картасы булдырылган. Мәктәпкә киткәндә бала "Татарча сөйләшәбез" программасы нигезендә 167 сүзне кулланып сөйләшергә, ә татар милләтеннән булган балалар туган телдә иркен аралашырга тиеш. Кызганычка каршы, балалар бакчалары һәм мәктәпләр арасында дәвамчанлык тиешле дәрәҗәдә түгел. Статистик мәгълүматларга караганда, мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә татар балаларын туган телгә өйрәтү 54 процент тәшкил итсә, мәктәпләрдә бу сан күпкә түбән- бары 23, 34 процент. (Республика күрсәткече 43,6 процент тәшкил итә).
Ни өчен бу шулай соң? Район методик берләшмәсе җитәкчесе Гөлнара Вафина үзенең чыгышында әлеге һәм башка сорауларга җавап табарга тырышты. Гөлнара Әнвәровна фикеренчә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә белем бирү дәрәҗәсе канәгатьләнерлек түгел. Рус телле балалар 42 сүздән торган минимумны үзләштерсә дә,татар теленең лексик формаларын бозып сәйләшәләр. Практика күрсәткәнчә, туган телендә сөйләшкән татар балалары рус телле мохит тәэсирендә, бакчага килгәч, татарча сөйләшүдән туктыйлар. Татарстан Республикасының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты уздырган тикшерү нәтиҗәләренә караганда, мәктәпләрдә татар телен укыту күрсәткече 100 процент. Республика буенча 38 процент балалар татар, 62 процент рус төркемендә укый. Шул ук вакытта, күпчелек татар балалары катгый рәвештә татар төркемендә укудан баш тарта (23 процент.)
Татар телен гамәли куллану һәм коммуникатив формалаштыру буенча максатлар куелуга карамастан, татар теле рус балалары өчен генә түгел, татар балалары өчен дә аралашу чарасына әверелми. Әлеге мәсьәләне тудырган сәбәпләрнең берсе, укытучыларның фәнне укыту методикасы түбән булу дип саный методик берләшмә җитәкчесе. Дәресләрдә кулланыла торган биремнәр я артык җиңел, я артык катлаулы була, регулятив, коммуникатив уку гамәлләренә җитәрлек күнегүләр эшләнми,кайбер очракларда татар теле укытучылары үзләре дә татарча дөрес сөйләшми.
Укытучының агымдагы тикшерү форматына да игътибар итәргә кирәк. Укыту методикасын бозу, укучыларда фәнгә карата тискәре эмоцияләр барлыкка китерә, телне өйрәнүгә теләк, мотивация дә юкка чыга. Рус телле балаларга диктант, изложениеләрне еш яздыру, укытучы мөстәкыйль эшли алмаслык өй эшләре бирү-болар барысы да телне өйрәнүгә мотивацияне киметүче гамәлләр.
Рус телле укучыга өй эшен биргәндә, укытучы бу эшне әти-әниләргә, күршеләргә яки туганнарга бирүен аңларга тиеш. Үткән теманы үзләштерү, телне өйрәтү методикасын камилләштерү буенча практик дәресләр дә тиешле дәрәҗәдә оештырылмый. Гөлнара Вафина фикеренчә, мәктәпләрдә милли тәрбия бирүнең эчке планы мәгариф учреждениесенең эш планы белән туры килми, алар аерым документ булып йөри. Бүгенге көндә, мәктәп җитәкчеләренең, татар телчеләренең иң мөһим бурычлары дәресләрне сыйфатлы үткәрү генә түгел, милли белем бирүне алга сөрү. Татар теле укытучыларына башка фән укытучылары, ата-аналар арасында да лидер булырга, беренче чиратта үзләренә карата ихтирам булдырырга кирәк.
Әлеге проблеманың актуаль булуын "Ак калфак" оешмасының Әлмәт бүлеге җитәкчесе дә ассызыклады. Татар теленә карата кызыксыну булсын өчен,беренче чиратта, аңа карата ихтыяҗ тудыру кирәк. Әгәр дә бала татарча белеп шул телдә аралаша, үзе теләгән уку йортына керә алмаса, кирәкле рәсми документларны аңарга уңайлы булган татар телендә йөртә алмаса, аш бүлмәсендә сөйләшү өчен генә шулкадәр авырлыклар белән нигә өйрәнсен ул аны?! Бу мәсьәлә, әлбәттә, дәүләт югарылыгында хәл ителергә тиеш. Ә аның ничек хәл ителүе, беренче чиратта, безнең үзебездән тора. Тел - халкыбызның шул хәтле зур казанышы һәм байлыгы, без аны югалтсак, киләчәк буыннарга тапшыра алмасак, бу байлык җуелачак. Ул югалса, без аны яңадан торгыза һәм терелтә алмаячакбыз. Икенчедән, татар теле безнең үзебездән башка беркемгә дә кирәк түгел. Башка милләт халкы килеп татар телен күтәреп йөрмәячәк. Шулай булгач, эшләсәк тә, эшләмәсәк тә үзебез.
Ландыш Нәгыймулловна билгеләп узганча, чит илдә яшәүче татарлар белән Татарстанда яшәүчеләрнең менталитеты, фикер сөреше башка.
-"Ак калфак" линиясе буенча чит илдә яшәүче милләттәшләребез белән еш аралашырга туры килә. Ни өчендер алар бездән күпкә кыю, җирлектә 20 татар гаиләсе булса да, үзара татарча сөйләшәләр, балаларына, оныкларына татар телен өйрәтәләр. Ә без исә, ике дәүләт теле булган Татарстанда яшәп тә мескен хәлдә, татарча сөйләшергә оялабыз, янәшәбездә бер генә башка милләт кешесе булса да аңа ярарга тырышып, русча аралашабыз. Гаиләдә ата-ананың үз баласына милли-гореф гадәтләр, туган телне өйрәтүе искелек калдыгы булып кабул ителә. Боларны булдырмас өчен,беренче чиратта, кешенең үзаңын үзгәртергә, милли горурлык хисе булдырырга кирәктер.
Ландыш Зарипова укыту системасында күбрәк яшьләр, алар өчен кызыклы булган интернет ресурслар аша эш итәргә кирәклегенә дә басым ясады.
Әлмәтнең чагыштырмача яшь шәһәр булуын һәм бирегә килеп төпләнүчеләрнең нигездә авыллардан булуын исәпкә алып, татар тарихы белгече, галим, педагог ИскәндәрГыйләҗевнең телгә кагылышлы язмасында да сүз без күтәргән проблема хакында. "Шәһәргә күчкән авыл кешеләре еш кына татар теленең төп дошманнары булып чыгалар. Бер гыйбрәтле хәлне искә төшерәм. Танышларыбыз гаиләсендә онык туганнан соң, аның бабасы: "Бу бала татарча сөйләшмәсен, менә мин шәһәргә күчеп килгәннән соң, русча белмәгәч, күпме җәфаландым. Оныгым да җәфаланмасын", - дип, бик каты торды. Нәтиҗәдә, малай инде үсмер булды һәм бер авыз сүз татарча белми... Мондый карашлы кичәге авыл абзыйлары һәм апалары шәһәрдә аз түгел дип беләм. Каян килеп чыккан соң мондый караш?
Беренчедән, фикер тарлыгыннан. Үзе авылда үсеп, татарча сөйләшкән кеше, шәһәргә күчкәч, чыннан да, кайвакыт җайсызлык кичерә. Ничек инде - "культурный" шәһәр русча сөйләшә бит! Ә мин "авыл кабартмасы" булып чыгаммы? Юк инде, мин балама Эмиль, Артур, Эвелина, Аделина дигән "затлы" исем кушам, аның белән вата-җимерә русча сөйләшәм дә, нәтиҗәдә, минем балам да "культурный" булачак... Бер гади нәрсәне аңламый ул: аның баласы яки оныгы бөтенләй башка тел шартларында тәрбияләнә. Шәһәрдә үскәндә, ул, телиме-теләмиме, русчаны табигый рәвештә үзләштерәчәк. Бу шартларда, киресенчә, тырышып, максатчан рәвештә баланы икетелле итеп тәрбияләргә кирәклек аның башына да сыймый."
Менә шундый фикерле әби-бабайлар, әти-әниләр булганда татар сыйныфларында укырга теләүчеләрне табу, әлбәттә, авыр булачак.
Бүгенге яшьәр татар телен өйрәнмәс өчен нинди генә сәбәпләр тапса да, без, татар җәмәгатьчелеге моңа юл куярга тиеш түгел. Бу юнәлештә нефтьчеләр каласында хакимият, мәгариф, мәдәният идарәләре, иҗтимагый оешмалар, мөхтәсибәт белән берлектә күп күп эшләр башкарыла. Ләкин нәтиҗәне яхшырту өчен эшчәнлекне активлаштырырга кирәк.
Моның өчен шәһәрдә чын татар мохитен булдыру, нигездә, гади нәрсәләр- барлык белдерүләр, язмалар, Татарстанда, Әлмәттә җитештерелгән товарларның язуларын ике телдә бастыру кирәк. Сыйфатлы, зәвыклы, шәһәр халкына да, авыл халкына да кызыклы, татарча тапшырулар оештыру, бу эшкә яшьләрнең үзләрен тарту, балалар бакчаларында гына түгел, мәктәпләрдә дә интернет һәм компьютер технологияләрен мөмкин кадәр күбрәк куллану һәм башкалар .
Мәктәпләрдә татар телен укырга теләүчеләрнең аз булуына этәргән сәбәпләрнең берсе, дәреслекләрнең артык катлаулы булуында иде. Киләчәктә телне өйрәтүдә мәктәп программаларына үзгәрешләр кертү планлаштырыла. Мәгариф министрлыгы тарафыннан "Заманча татар теле дәресе" методик кулланмалары сериясе гамәлгә кертелә башлаячак. Сериянең төп үзенчәлеге- гамәли юнәлештә, кулланыш өчен гади һәм аңлаешлы булу. Балаларны кызыксындырырлык дәреслекләр, укыту кулланмалары милли белем бирүнең сыйфатын гарантияләүче методик юл күрсәткече булыр дип ышанабыз.
Фәрдия Хәсәнова