3-4 сентябрь көннәрендә Алабуга шәһәренең үзәк стадионында кызлар футболы буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә ярышлар узды. Әлмәтнең "Яшьлек"( 2002-2003 елгылар) кызлар командасы Казанның "Мирас" командасын 5:0 белән җиңеп чемпион булды.
Кызлар футболы командасының тренеры Наил Харисов сүзләренә караганда, Әлмәттә спортның әлеге төре буенча секцияләр мөстәкыйль рәвештә 2007 елдан эшли башлый. Сәламәт яшәү рәвешен сайлаган, нәкъ менә футбол белән шөгыльләнергә теләгән кызларның саны елдан-ел арта, яңа төркемнәр ачыла. 2013 елда кызлар футболы секциясе Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасына күчерелә. Әлеге үзгәреш команда тормышындагы яңа этапка башлангыч бирә. Команданың уңышлары республика күләмендә генә чикләнми, 2000-2002 елгы кызлар командасы 2011, 2003-2004 елгы кызлар командасы 2013 елда Туапсе шәһәрендә узган "Күн туп" Бөтенроссия ярышларында көмеш призга лаек булалар.
Быелгы ярышларга килгәндә исә, Казан шәһәрендә узган сайлап алу турында Әлмәт уенчылары 4 уенның өчесен җиңү белән тәмамлый. Финал ярышларында да Әлмәтнең "Яшьлек" командасына тиңнәр табылмый. Команданың иң җитез уенчылары Милена Хәлиуллина һәм Индира Шириева көндәшләре капкасына 4 туп кертәләр. Нәтиҗәдә, 5:0 исәбеннән уен Әлмәт командасының тулы җиңүе белән тәмамлана.
Әлмәт балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе каршында эшләп килүче кызлар футболының 2000-2001 елгы зурлар төркеме дә үзенең уңышлары белән сөендерә. 27-28 август көннәрендә Казанда узган республика чемпионатыннан Әлмәт командасы кызлары көмеш медаль белән кайтты.
Әлмәтнең футболчы кызларын зур җиңүләре белән тәбрик итәбез һәм яңадан-яңа уңышлар телибез.
Фәрдия Хәсәнова