Ел саен октябрь ае якынлашуга пенсия алучылар хафага биреләләр: социаль пакет җыелмасыннан баш тартып аның урынына акча алыргамы юкмы? Һәр елны яше җитеп пенсиягә чыгучылар да, инвалид булып пенсия алучылар да сентябрь азагына кадәр дәүләт тарафыннан киләсе елга гарантияләнгән социаль пакет җыелмасын ничек куллану турында карар кабул итәргә тиеш. Федераль закон буенча, алар социаль пакет җыелмасыннан баш тартып, аның урынына акча алу хокукына ия.
Сер түгел, пенсия алучыларның күпчелеге социаль пакет җыелмасыннан баш тартып льготаны акчалата алуны кулайрак күрә. Ләкин дарулар бәясе көн дә артып тору, чит ил препаратларының санкцияләргә бәйле рәвештә даруханә киштәләреннән юкка чыгуы, гомумән, илебезгә финанс ягыннан тотрыклылык җитеп бетмәү кебек сәбәпләр пенсионерларда шик-шөбһә уята да. Социаль пакеттан баш тартып, льготаны акчалата алып та, кирәге чыккач, даруларсыз һәм дәвалаусыз калмабыз микән, дип уйлый алар.
Гадәттә, пенсия алучы мондый карар кыла икән: аның төп пенсиясенә кушылып социаль пакет бәясе дә киләчәк. 2016 елның 1 февраленнән мондый җыелманың бәясе 995,23 сумны тәшкил иткән. Бу суммага түбәндәгеләр кергән:
- врач рецепты буенча кирәкле дарулар белән тәэмин ителү – 766,55 сум;
- медицина күрсәтмәләре буенча тиеш булган очракта санаторий-курортларга юллама алу – 118,59 сум;
- дәвалау урынына шәһәр яны тимер юлы транспорты белән, шулай ук шәһәрара транспорт белән бару-кайту – 110,09 сум.
Пенсиягә чыгу белән социаль пакет җыелмасы инде бу кешегә каралган була. Аны өстәмә рәсмиләштереп тору кирәкми. Ләкин аннан баш тарту турында карар кабул итсәгез – үзегезнең Пенсия фонды бүлегенә 2016 елның 1 октябренә кадәр мөрәҗәгать итәргә тиеш буласыз. Әгәр сез бу турыда кайчан да булса гариза язган булсагыз, кабат язу кирәкми, ди белгечләр. Пенсия фондына кире уйлаган очракта гына акча урынына социаль пакет җыелмасын кире кайтару турында гариза язарга барырга кирәк булачак. Моңа кадәр акча алучыларга 1 октябрьгә кадәр социаль пакет алу теләге турында яшәү урыны буенча Пенсия фонды бүлекчәсенә хәбәр итәргә кирәк.
Тәрҗемә: “Альметьевский вестник”