Әлмәттә бер гектардан 80 мең тонна суган алу планлаштырыла

2016 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

Соңгы вакытта районда яшелчә-җимеш үстерергә теләүче инвесторлар күренә башлады.

Әлбәттә, авыл хуҗалыгын бу рәвешле үстерү мөмкинлегенә башта күпләр шикләнеп карады. Җиләк үстерәчәкләрен ишеткәч тә, «ай-һай,әлеге бизнес уңышлы булмас» диючеләр күзәтелде. Аларның фаразлары акланмады. Инвесторлар эшчәнлектән канәгать: быел ике тапкыр җиләк җыйдылар, хәтта карлыган, кура җиләге үстерүгә дә керештеләр. 
Киләсе елга әлмәтлеләр җиләк кенә түгел, кырга суган да җыярга чыгачак. Бүген көньяккореялылар 72 гектар мәйданда суган орлыгы чәчүне тәмамлаган. Алданрак чәчелгәннәре тишелә дә башлаган. Уңыш яхшы булырга ошаган. Гектарыннан 80 тонна суган алу планлаштырыла. Димәк, халык үзебезнең җирлектә үстерелгән, саклауга чыдам, сыйфатлы суган куллана башлаячак.

"Әлмәт таңнары" - Татмедиа

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International