Әлмәттә бүген “Балкыш” фестивале бара

2016 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Әлмәттә ветераннарның “Балкыш” республика фестиваленең зона туры бара.

“Нефтьче” Мәдәният сараена республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгеннән өлкән яшьтәге 400 ләп үзешчәне җыелды. Быел әлеге хәрәкәткә биш ел, ә фестивальнең дүртенче тапкыр үткәрелүе. 

Әлмәтлеләрне һәм кунакларны район башлыгы Айрат Хәйруллин сәламләде. Ул өлкәннәрнең үзләренең энергияләре, дәртләре белән яшьләргә үрнәк булуын билгеләп үтте, уңышлар теләде.

Ветераннарның республика иҗтимагый оешмасы советы рәисе Хәбир Иштирәков ассызыклаганча, фестивальдә катнашучылар саны арта бара. 1 нче фестивальдә 3,5 мең кеше катнашса, узган ел аларның саны 10 меңнән дә артып киткән. 

– Әлмәтлеләр безнең фестивальнең көзгесе, – диде Хәбир Иштирәков. – Сезнең катнаш хор үзе генә дә ни тора. 

Жюри рәисе Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов та көньяк-көнчыгышның талантларга бай төбәк булуын, алар арасыннан иң-иңнәрне сайлап алу авыр булачагын искәртте. Жюрида исемнәре халкыбызга яхшы таныш булган Лима Кустабаева, Рамил Курамшин, Венера Гәрәева һәм башкалар бар. 

Зона турын ачу тантанасында район һәм республика мәдәниятенә зур өлеш керткән ветераннарга бүләкләр дә тапшырылды. 

Әлмәтлеләр жюри һәм тамашачылар хөкеменә Галина Бибанина, “Сәрбиназ”, “Сеспель” “Гармония” ансамбльләре, Валерий Саматов, Роберт Андреев, Валентина Нечаева һәм ветераннарның катнаш хоры чыгышларын тәкъдим итте. Башка районнар да искиткеч концерт номерлары белән килгән иде.

"Татар-информ" МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International