Күпфатирлы өйләрдә яшәүче 70 яшьтән өлкәнрәк эшләмәүче кешеләргә капремонт өчен түләүләр компенсацияләү өчен Татарстан Республикасына 29 млн 19 мең сум акча бүленеп биреләчәк. Федерация субъектларына бюджетара трансфертлар бирү турында әлеге карар РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев имзасы белән РФ Хакимияте сайтында урнаштырылган.
Субсидияләргә ялгыз яки гаиләдә эшләмәүче пенсионерлар булган квартира хуҗалары ия булачак. 70 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга 50 процент, ә 80 яшьтән өлкәнрәкләргә 100 процент субсидияләнәчәк.
Барлыгы субъектлар арасында 3,76 млрд сум бүленәчәк. Әлеге акчалар 2016 ел федераль бюджетында каралган.