Агымдагы елның июль аеннан башлап Әлмәтнең суд приставлары хезмәте тарафыннан даими рәвештә рейдлар уздырыла. 7 сентябрь көнне суд приставлары милек һәм транспорт салымнары зур булган гражданнарның фатирларында булдылар. Бурычлары булган гражданнарының күпчелеге материаль яктан тәэмин ителгән кешеләр булуын да билгеләп үтәргә кирәктер. Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов билгеләп узганча, Әлмәттә әлеге төр бурычларның суммасы 25 млн сумга якын. Иң зур бурыч 300–400 мең сум тәшкил итә.
Тәрҗемә: “Альметьевский вестник”