Илдә мөһим сәяси вакыйга – Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Федераль собраниесенең VII чакырылыш депутатларын сайлау көне якынлаша. Бүгенге көннән башлап Әлмәт муниципаль районында сайлау участоклары үзләренең эшен башлады. Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Татьяна Ершова массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен сайлауга әзерлек эшләре белән таныштырды. Аның сүзләренә караганда, барлык участокларда иртәнге 9.00 дан 18.00 сәгатькә кадәр тоткарлыксыз эшләячәкләр.
Тәрҗемә: “Альметьевский вестник”