Бүген корбан чалу урынында Корбан бәйрәме көне корбанлыкларны чалуны оештыру буенча киңәшмә үтте. Әлмәттә корбан чалу йоласы күп еллар рәттән бер урында - шәһәр читендә махсус мәйданчыкта башкарыла. Әлеге чара "Татнефть" компаниясе, Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты һәм Әлмәт районы мөхтәсибәте тарафыннан оештырыла.
Монда корбан чалу өчен барлык уңайлыклар да тудырылачак ( корбанлыклар сату, аларны чалу, хайваннарның тиреләрен кабул итү һ.б.). 12нче сентябрь -Корбан бәйрәме көнне иртәге 7.00 дан 14.00 гә кадәр әлеге махсус мәйданчыкка үзәк мәчеттән автобуслар йөриячәк.