Шәһәр һәм нефтьчеләр көнендә Әлмәттә “Якты кешеләр” чыгышы көтелә

2016 елның 3 сентябре, шимбә

“Якты кешеләр” тамашасы нефтьчеләр каласында җәй буена барган “Мәдәни мохит” уникаль проектының йомгаклау өлеше булачак. Җәй дәвамында Әлмәтнең тугыз мәйданында “Мәдәни мохит” проекты кысаларында татар эстрадасы артистлары концертлары оештырылды, сәнгать рәсеме, кул эшләренә өйрәтү буенча төрле күргәзмәләр, мастер–класслар үткәрелде. Аниматорлар күңел ачу программалары белән балаларны сөендерде. “Якты кешеләр” фестивале Гагарин урамыннан башланачак.

Чаралар 12 сәгать 30 минутта башланып, 18 сәгатьтә тәмамланачак.

Тәрҗемә: “Альметьевский вестник”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International