Яшь әлмәтлеләргә паспортлар тапшырдылар

2016 елның 3 сентябре, шимбә

Газ һәм нефть сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан шәһәрнең Яшьләр үзәгендә Россия Федерациясенең яшь гражданнарына паспортлар тапшырдылар. Яшьләргә төп документны Әлмәт районы буенча миграция бүлеге җитәкчесе Ильдар Гобәев тапшырды. Ул паспорт алуның һәр яшь кеше тормышында мөһим көн булуын билгеләп үтте, лаеклы гражданнар булып үсүләрен теләде. Паспорт алучыларның шатлыкларын уртаклашырга әти–әниләре һәм дуслары да килгән иде.

Паспорт тапшыру тантанасыннан соң Яшьләр үзәге каршысында Бесланда узган теракт вакытында һәлак булган балаларны искә алу акциясе узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International