Әлмәт районының Елховой авылында халык җыены узды

2016 елның 3 сентябре, шимбә

Авылларда халык җыеннары уздыру, булган проблемаларны, актуаль мәсьәләләрне уртага салып хәл итү матур традициягә әверелде. Шундый чараларның чираттагысы Елховой авылында узды. Аның эшендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Грушин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Евгений Гришин катнашты.

Елховой авылы җирлеге башлыгы Дания Хәйрисламова үзенең чыгышында авыл өчен характерле проблемаларга тукталды. Авылның кайбер урамнарындагы юлларны ремонтлау, мәдәният йортының җылылык системасын тәртипкә китерү – шуларның кайберләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International