Әлмәтнең 17нче ТОСы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады

2016 елның 2 сентябре, җомга

Бүген 13нче санлы мәктәптә Әлмәтнең 17нче ТОСы үз эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Җыелыш барышында Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Гыйлемханов шәһәрдә башкарылган эшләр, шул исәптән велосипед юллары төзелеше, урам утларын һәм юлларын төзекләндерү эшләре турында сөйләде.

ТОСның баш предприятиесенең баш инженеры Илдар Хәйруллин халыкның мөрәҗәгатьләре буенча башкарылган эшләрне санап чыкты. 

 ТОС-17 җитәкчесе  Татьяна Лахмытко ел дәвамында ТОС территориясендә башкарылган эшләрне күрсәтте, 2017 елга эш планы белән таныштырды. 

Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International