Бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында «ИнноКама» программасын тормышка ашыру буенча киңәшмә үткәрелде. Әлеге кластер 2012 елда промышленностьтә яңа технологияләрне тормышка ашыру буенча иң приоритетлы юнәлешләрнең берсе буларак кабул ителгән иде.
Бүгенге көндә Кама агломерацииясенә кергән предприятиеләрдә барлык 45 процент синтетик каучук, 57 процент полистирол җитештерелә. Илдар Халиков сүзләренә караганда, бу гына аз, җитештерүне арттыру территориянең үсешенә дә китерәчәк. ТР икътисад министры Артем Здунов билгеләп узганча, республика «ИнноКама» концепциясе кысаларында кайбер тәкъдимнәрне тормышка ашыра башлаган инде.
Болардан тыш, проектларны тормышка ашырганда Түбән Кама нефтехимия җитештергән чималаны куллану күздә тотыла.
Тәрҗемә: “Альметьевский вестник”