Айрат Хәйруллин: " Безнең һәр көнебез төгәл эшләр белән тулыланып барсын "

2016 елның 2 сентябре, җомга

1 сентябрь көнне Рус Акташының Ленин урамы 6 нчы йортында яшәүчеләр өчен икеләтә бәйрәм булды. Белем бәйрәменнән тыш алар капиталь ремонтланган йортның ачылышын да билгеләп үттеләр. Йортның фасадын һәм түбәсен җылыту, гомуми куллану урыннарында электромонтаж һәм башка барлык эшләр «Газсантехсервис» ҖЧҖ тарафыннан башкарылган.

Шунысы игътибарга лаек, республика программасы кысаларында Рус Акташында 16 күп катлы йорт ремонтланган инде. “Мин яраткан ишек алды” проекты кысларында авылның үзәк өлешендә уен һәм спорт мәйданчыклары төзелгән.

Айрат Хәйруллин Акташта яшәүчеләр алдында чыгыш ясап, ремонт таләп ителә торган башка йортларда эшнең Ленин урамы , 6 нчы йорт үрнәгендә алып барылырга кирәклеген ассызыклады. Ачылыш тантанасыннан соң ул халык белән очрашып, аларны борчыган сорауларга җаваплар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International