Яңартылган күп катлы йортлар шәһәрдә генә түгел, авылларда да арта бара. Рус Акташының Суворов урамы, 2 нче йортында яшәүчеләр 1 сентябрь көнне тантаналы шартларда яңартылган йортны ачтылар. Чарада Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хайров һәм башка абруйлы кунаклар катнашты.
Район башлыгы йортларны капиталь ремонтлау программасының Әлмәттә сигезенче ел эшләвен билгеләп үтте. Суворов урамы, 2 нче йортында яшәүчеләрнең теләкләрен исәпкә алып, капиталь ремонт вакытында стеналарны җылыту эше биредә беренче тапкыр башкарылды. Айрат Ринатович, әйткәнчә, капиталь ремонтның сыйфатын яшәүчеләр, беренче чиратта үзләре бәяли. Капиталь ремонтланган йортның ишек алдында төзекләндерү эшләре якын араларда башкарылачак.