Айрат Хәйруллин: «Укучылар турында үз балаларыгыз кебек кайгыртыгыз "

2016 елның 2 сентябре, җомга

Акташ коррекцион мәктәбендә белем бәйрәме капиталь ремонтланган уку корпусларын ачу тантанасы белән башланып китте. 56 ел элек төзелгән бинага яңа тормыш бирелә: түбәләре, ишек, тәрәзәләре алмаштырыла, вентиляция системасы яңартыла. Капиталь ремонт эшләре «Стройкомплекс» һәм «Гранстрой» ҖЧҖ тарафыннан башкарылган. Бүгенге көндә мәктәптә 108 бала белем ала, уку процесы 12 махсус сыйныфта алып барыла. Тантананы ачып район башлыгы Айрат Хәйруллин мәгариф учреждениесе коллективын бәйрәм белән тәбрик итте, укыгыз, аралашыгыз, дуслашыгыз, дус һәм матур гаилә булып яшәгез, дип балаларга үзенең теләкләрен җиткерде.

Коррекцион мәктәп укытучылары адресына аерым рәхмәт һәм ихтирам сүзләре яңгырады. « Укучылар турында үз балаларыгыз кебек кайгыртыгыз, чөнки чит балалар булмый, алар безнең өчен барысы да якын. Аларның рухи тәрбиясе өчен сез җавап бирәсез. Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә!”– диде Айрат Хәйруллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International