«Социаль объектлар зур авыл җирлекләрендә генә түгел, кече авылларда да ачыла»

2016 елның 2 сентябре, җомга

Татарстанда сәламәтлек саклау учрежденияләре эшенең сыйфатын арттыру юнәлешендә күп эшләр эшләнә. 1 сентябрьдә Акташ станциясендә модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Акташ станциясендә 133 кеше яши . Моңа кадәр медпункт 10 кв. метерлы арендага алынган кабинетта урнашкан була. Яңа ачылган фельдшерлык –акушерлык пункты исә медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын арттыруга ярдәм итәчәк. Ачылу тантанасында чыгыш ясап, район башлагы Айрат Хәйруллин, социаль объектларның зур авыл җирлекләрендә генә түгел, кече авылларда да ачылуын ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International