3 сентябрь терроризм белән көрәш бердәмлеге көне уңаеннан шәһәребездә 80 гә якын чара планлаштырылган.
Мәктәпләрдә, китапханә-музейларда «Дөньялар имин булсын», «Экстремизмга – юк!» темасына лекцияләр, диспутлар, Бесландагы вакыйгаларга багышланган фильмнар күрсәтү, китап күргәзмәләре оештыру, балалар бакчаларында «Сабыйлар террорга каршы» рәсем бәйгеләре, уеннар уздыру каралган. Шулай ук бу көннәрдә эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре, балиг булмаганнар эшләре буенча бүлек вәкилләре мәгариф учреждениеләрендә чыгыш ясаячак.
"Әлмәт таңнары" - Татмедиа