Бүгенгә Әлмәт игенчеләре бөртек культураларның 41285 гектарын - 92% урган. Бу турыда гадәти шимбә киңәшмәсендә ӘМР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Наил Усманов хәбәр итте.
93 мең тоннадан артык ашлык сугылган, уртача уңдырышлык 1 гектардан 23,3 центнер. Урып-сугы эшләрендә 97 комбайнның 73е эшли. Әлмәт агросәнәгать комплексын үстерү максатыннан район башлыгы Айрат Хәйруллин 2 данә «Россельмаш «Acros» комбайны алырга ярдәм иткән . Уҗымлыкка 950 гектар (5,6%) чәчелгән.