Айрат Хәйруллин ТР муниципаль районнары белән үткәрелгән республика киңәшмәсендә катнашты

2016 елның 20 августы, шимбә

Бүген Хакимият йортында Татарстан Республикаасы президенты рәислегендә киңәшмә узды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республиканың министерство һәм ведомство җитәкчеләре, район башлыклары, эре предприятие һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин Татарстанда 1миллион 356 квадрат метрга якын торак кулланышка кертелүе турында хәбәр итте.

 Министр сүзләренә караганда, төзелеш һәм төзекләндерү эшләре вакытында бәхетсезлек очраклары саны кимегән.

Социаль ипотекаа буенча 71 күп фатирлы йорт тапшырылган. “Ветераннарга торак” программасы буенча 38 йорт төзелеше дәвам итә. Яшь гаиләләргә исәпләнгән 99 йортның 44е әзер.

33 яңа клуб сафка бастырылган, 12сендә эшләр дәвам итә әле. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International