Милли мәгариф мәсьәләсен ел да күтәрәбез, әллә ни алга киткәнебез генә юк - Р.Миңнеханов

2016 елның 19 августы, җомга

Республикада милли мәгариф өстенлекле юнәлеш булып кала. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаешта ТР мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

"Бу мәсьәләне ел саен күтәрәбез, әллә ни алга киткәнебез юк әле. Бу өлкәдә ахыргы стратегия кабул ителде, аны яхшы итеп гамәлгә ашырырга кирәк. Моның буенча башкарасы эшләр күп", - диде Президент. Рөстәм Миңнеханов мәктәпкәчә белем бирү баскычына да игътибарны көчәйтергә киңәш итте.

"Балачакта кешенең төп сәләте, күнекмәләре салына. Бүген моның өчен учреждениеләр челтәре дә, белем бирү методикасы да, кадрлар составы да бар. Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә тәрбия потенциалын үстерү, сәламәтлегенә, яшәү урынына карамастан, балаларга бертигез мөмкинлекләр тәэмин итү зарур", - дип басым ясады Президент.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов докладында 21-23 август көннәрендә Казанда Россия төбәкләрендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм татар мәктәпләре директорлары форумы узачагын әйтте. Анда милли мәгарифкә кагылышлы актуаль мәсьәләләр күтәреләчәк

"Татар-информ" МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International